Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Ураза бәйрәме уңаеннан, республика мөселманнарына мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле Татарстан мөселманнары!
Сезне чын йөрәктән Ураза бәйрәме белән котлыйм!
Әлеге бөек тантана рухи чисталык, яхшы күңеллелек һәм шәфкатьлелек символы булган изге Рамазан ае тәмамлануын билгели. Ул бездә тыйнаклык тәрбияли, барыбызны да тынычлыкка өнди, үз-үзеңне камилләштерергә, олыларга һәм мохтаҗларга ярдәм итәргә өйрәтә. Озын һәм эссе җәйге көннәрдә ураза тоту - Аллаһы Тәгаләгә тугрылыгыбызны исбатлау өчен аерым бер мөмкинлек.
Исламга хас мәңгелек кыйммәтләрне Татарстанның күп санлы өммәте тулысынча уртаклаша. Күп гасырлар буена башка дин вәкилләре белән татулыкта яшәүче республика мөселманнары киләчәктә дә рухи-мәдәни яңарыш барышында, дуслык һәм үзара аңлашуны ныгытуда актив роль уйнар дип ышанам. Россия халыклары бердәм булсалар гына замананың катлаулы шартларына каршы тора алачаклар.
Бүген барлык мөселманнар яңадан уртак намазга баса, мул өстәл янына җыелып, Аллаһы Тәгаләне һәм Мөхәммәд пәйгамбәребезне данлый, киләчәккә планнар кора.
Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне ныгытсын, күңелләребезгә шатлык, изгелек һәм мәхәббәт иңдерсен.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм мул тормыш телим!”