Түбән Камада иң күп мөселманнар Ураза гаете намазына җәмигъ мәчетенә җыелдылар. Мәчет ишегалдына махсус коверлар җәелгән иде, шунлыктан мәчеткә сыймаган мөселманнар биредә дә намазлар укый алды.
Иң башта Йосыф хәзрәт Дәүләтшин вәгазь сөйләде. Хәзрәт нәсихәтеннән соң бәйрәм намазы укылды.
Аннары исә Ураза бәйрәмен балалар дәвам итте. Балалар мәчет яыннда корылган сәхнәдә Коръән укыдылар, мөнәҗәтләр башкардылар. Мәчет янында исә бәйрәм рухын алдан көйләнгән атракционнар, батутлар бирде. Шулай итеп, түбәнкамалылар Ураза бәйрәмен бергә җыелып бик күркәм үткәрделәр.