Мөселманнар Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар

19 июль 2015 ел 14:02

19 июльдә республикабыз мөселманнары  фаҗигале төстә арабыздан киткән Вәлиулла хәзрәт Якуповның рухына догалар кылу нияте белән, аның каберен зиярат кылдылар. Замандашлары, шәкертләре, хезмәттәшләре күренекле дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе хакында якты истәлекләрне барладылар һәм хәзрәт белән бәйле вакыйгаларны искә төшерделәр, мирасы хакында сөйләштеләр.

 “Әл-Мәрҗани” мәчете каршындагы “Мөселман зираты”нда үзган искә алу чарасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, мөфтиятнең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров һәм башкалар катнашты.

Мөфти Камил хәзрәт чарага килүчеләр, журналистлар белән аралашканда  Вәлиулла хәзрәтнең олуг бер шәхес һәм бай, киң кырлы эшчәнлек алып барган дин әһеле булуы хакында әйтте. Хәзрәтнең мирасын саклау, аның эшчәнлеген өйрәнү мөһимлеген ассызыклады.  

Шулай ук, бүген Вәлиулла хәзрәт Якупов нигез салган “Иман” нәшриятының “Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин” дип аталган китабын тәкъдим итү чарасы уздырылды. Бу җыентык, совет чорында булган чиксез каршылыкларга карамастан, халыкны иманга, хакыйкатькә, әдәп-әхлакка өндәгән, дин юлында армый-талмый хезмәт иткән, 1970-90 елларда Мәрҗани мәчетенең имамы булган мөхтәрәм Әхмәдзәки хәзрәт Сафиулла улының тормышы, изге гамәлләре, күркәм сыйфатлары белән таныштыра. Китапны төзүчеләр: Рәүф Ибраһимов һәм Нияз Сабиров.

Китап тәкъдим итү чарасында мөфти Камил хәзрәт: “2015 елны без татар дин галимнәре елы дип уздырабыз. Гыйлемле һәм динле, зирәк бабаларыбыз ярдәмендә безнең милләт, динебез сакланып калган. Совет чорында бабаларыбыз юлын Әхмәдзәки хәзрәтләр дәвам иткән. Яшь буынга алар динне җиткергән. Шушы юлда Вәлиулла хәзрәт бик зур тырышлык һәм көч куйды. Бабаларыбыз китапларын да бастырды, үзе дә язды, төрле эшләр башлангычында торды. Безгә мирасыбызны оныттырмады”, - дигән фикерләрен җиткерде.

Китап тәкъдим итү чарасында хәзрәтләр, җәмәгать эшлеклеләре сөйләде һәм олуг динчеләребез рухына багышлап догалар кылынды.

ФОТОРЕПОРТАЖ:

Бүген, 19 июльдә, мөселманнар танылган дин әһеле, фаҗигале төстә мәрхүм булган Вәлиулла хәзрәт Якуповны искә алдылар

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана