"Рамазан ае бүләге" исемле конкурска йомгак ясалды

20 июль 2015 ел 09:51

8 июль көнне Яр Чаллы шәһәре “Ак мәчет”тә "Рамазан ае бүләге" исемле конкурс игълан ителгән иде. Әлеге чараны “Ак мәчет”нең яшьләр бүлеге оештырды. Катнашучылар Рамазан аена кагылышлы рәсем ясауда, шигырь язуда осталыкларын күрсәттеләр.

17 нче июльдә, Рамазан гаете көнне, әлеге чарага нәтиҗәләр ясалды. Бу конкурс өч төркемне туплады: балалар, яшьләр, өлкәннәр. Барысы бергә 30 кеше катнашты. Катнашучылар арасында Яр Чаллы гына түгел, ә Арча, Саба, Яңа Чишмә, Тукай районы, хәтта Украинадан Горловка шәһәреннән дә катнашучылар бар иде. 

Барлык катнашучыларга имам-хатыйб, “Ак мәчет”  мәдрәсәсе ректоры, Кама буе төбәге казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли ураза гаете уңаеннан котлап, тәбрикләү сүзләрен җиткерде. 

Нәтиҗәләр.

Рамазан ае бүләге. Рәсем.

Иң яшь катнашучылар:

1.      Миниәхмәтов Аят (3 яшь), Яр Чаллы

2.      Сафин Ильяс (3 яшь), Яр Чаллы

3.      Шайхевәлиева Хәбибә (4 яшь), Тукай районы

4.      Биков Йосыф (3 яшь), Яр Чаллы

5.      Миниәхмәтов Яхъя (5 яшь), Яр Чаллы

6.      Сафин Тимур (5 яшь), Яр Чаллы

7.      Саттаров Ибраһим (4 яшь), Яр Чаллы

Иң күп рәсем җибәрүче:

1.      Аһлиуллин Илназ, Яр Чаллы

Чит ил катнашучылары:

1.      Абдррахман (15 яшь), Горловка шәһәре, Украина

Догада булыйк һәрвакыт:

1.      Миниәхмәтова Өммегөлсем (9 яшь), Яр Чаллы

2.      Шайхевәлиева Хәнифә (7 яшь), Тукай районы

Гадилектә бардыр хикмәт:

1.      Шайхевәлиев Гали (10 яшь), Тукай районы

2.      Миниәхмәтова Хануна (7 яшь), Яр Чаллы

Ифтар – ике шатлыкның берсе:

1.      Саттаров Мөхәммәт (8 яшь), Яр Чаллы

2.      Саттаров Бәшир (6 яшь), Яр Чаллы

3.      Каюмов Камал (6 яшь), Саба районы

Мәчеткә - безнең юлыбыз:

1.      Шайхевәлиев Габдрахман (12 яшь), Тукай районы

2.      Бикова Сафия (7 яшь), Яр Чаллы

3.      Миниәхмәтова Зәйнәб (11 яшь),  Яр Чаллы

4.      Гыйлмутдинова Илүзә (12 яшь), Яңа Чишмә районы

5.      Шайхевәлиева Хәнифә (7 яшь), Тукай районы

Чаллыда Рамазан ае:

1.      Сафин Мәгъсүм (12 яшь), Яр Чаллы

Ураза гаете мөбарәк булсын:

1.      Шәрифуллина Зәринә (13 яшь), Яр Чаллы

Рамазан ае бүләге. Шигырь.

Махсус бүләк

1.      Миниәхмәтова Зәйнәб (11 яшь), Яр Чаллы

2.      Кашапова Ләйсән (19 яшь)

3.      Айнә Җамаева

Өлкәннәр:

1.      Фәридә Шарипова (62 яшь), Яр Чаллы

Яшьләр конкурсы:

1.      Гайнуллина Алинә (27 яшь), Арча

2.      Хабибуллина Мәрьям (26 яшь), Яр Чаллы

3.      Фәрхетдинов Илнур (29 яшь), Яр Чаллы

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана