Вәлиулла хәзрәтне искә алу чарасында Казан урамнарына дин әһелләре исемнәрен кушарга сорадылар

20 июль 2015 ел 12:10

Вәлиулла хәзрәт Якупов фаҗигале рәвештә үлгәнгә өч ел вакыт узды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге башлыгы, Апанай мәчете имамы, "Иман" нәшрияты җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт 2012 елның 19 июлендә үтерелгән иде.

Мәрҗани мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнгән иманның кабере янында бүген аны искә алу чарасы үтте, анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казан имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, дуслары, хезмәттәшләре катнашты. Җыелучылар Коръән укыды, Аллаһы Тәгаләдән Вәлиулла Якуповның рухын тынычландыруны сорап дога кылды, әлеге мөселман эшлеклесе турындагы истәлекләре белән уртаклашты.

Искә алу чарасын оештыручы, Апанай мәчетенең хәзерге имамы Нияз хәзрәт Сабиров билгеләп узганча, мәрхүмнең эше дәвам итә. Вәлиулла хәзрәт оештырган "Иман" нәшриятында китаплар дөнья күрә. Ул һәлак булырга бер ел кала рестаравцияләнгән мәчет Аллаһы Тәгаләгә табыну урыны гына түгел, ислам нигезләренә өйрәтү урынына әверелде. Биредә даими рәвештә балалар лагерьлары оештырыла.

Форсаттан файдаланып, чарада катнашучылар республика мөфтиеннән Казанның бер урамына Вәлиулла хәзрәт Якупов исемен бирү мәсьәләсен күтәрде. Моннан тыш, күптән түгел ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылган, танылган татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗани яшәгән йортта ислам музее ачу ниятләнә. Анда Вәлиулла хәзрәт Якуповка багышланган экспозиция дә булачак.   

Казан, 19 июль, «Татар-информ», Фарит Шаһидуллин

МӨСЕЛМАННАР ВӘЛИУЛЛА ХӘЗРӘТ ЯКУПОВНЫ ИСКӘ АЛДЫЛАР

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана