Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Төркиянең дин эшләре идарәсе җитәкчесе, мөфти Мәхмәт Гермезга кайгынамә юллады

20 июль 2015 ел 18:00

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 

Мөхтәрәм Мәхмәт Гермез! 

Төркиянең Суруч шәһәрендә килеп чыккан теракт хакында авыр хәбәр килеп иреште. Күп сандагы кешеләрнең гомерләрен өзгән фаҗигале хәл күңелләрне тетрәндерде. Татарстан мөселманнары һәм шәхсән үз исемемнән  тирән кайгыгызны уртаклашам.

Терактта мәрхүм булганнарның гаиләләренә кайгылы сынауны, зур хәсрәтне күтәрергә Раббыбыз үзе ярдәм итсә иде! Авыр җәрәхәтләр алганнарга тизрәк сәламәтләнергә язсын.

Террорлык гамәлләрен берни дә аклый алмый. Аллаһы Тәгалә илләргә һәм милләтләргә авыр кайгы, әрнү китергән шундый фаҗигаләрдән Үзе сакласын!  

Барыбыз да Аллаһтан килдек һәм Аллаһка кайтачакбыз.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана