20 июльдә Кайбыч районы мөхтәсибәтендә 9 мәхәлләдә (Олы Кайбыч, Кече Кайбыч, Иске Чәчкаб, Чүти, Олы Кошман, Түбән Кошман, Борындык, Олы Урсак, ) балаларга дини сабаклар бирүче лагерьлар уз эшләрен башлап җибәрделәр. Ябалакта 27се башлана. Балаларга догалар, гәрәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз өйрәтеләчәк.
2 август көнне мәхәлләләрдә укып йөргән балалар өчен сабан туе оештырыла. Анда төрле спорт уеннары, ярышлары үткәреләчәк.
Шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге һәм беренче сыйныфны гына тәмамлаган балалар өчен “Әниемнең догалары” дигән Коръән ярышлары оештырылачак. Бу ярышка әзерлек чарасы буларак, 22 июльдән 31 июльгә кадәр кичке 17:30 сәгатьтә дәресләр оештырыла. Олы Кайбыч авылына балаларны укытуда ярдәм итәр өчен Казан "Мөхәммәдия" мәдрәсәсе шәкерте Зиятдинов Динар кайтты.