Унсигезенче гасырда кулдан күчереп язылган Коръән китабы тапшырылды

21 июль 2015 ел 10:40

Питрау бәйрәмендә Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче Мулланур Заһидуллин әнисе Мөршидә Сәмигулла кызыннан калган, унсигезенче гасырда кулдан күчереп язылган Коръән китабын Рөстәм Миңнехановка тапшыруын үтенеп, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга биргән иде. Изге китап республикабыз лидерына барып ирешкән.

– Коръәннәр безгә әти ягыннан әбиебез Мәхтүмә Нурмөхәммәтовадан калган. Ул 1876 елда туган, 1958 елда вафат булган. Бик диндар кеше булган, гел дога укыган. Әни мәрхүмә дә намазларын калдырмады, уразаларын тотты. Вафат булган авылдашларга дога чыгып кайта иде. Вафаты алдыннан да кулына дисбесен тоткан килеш: “Лә Илаһы илаллаһ,“–дип, дога укып утырды. Изге китаплар бездә бик күп булган. Ике тапкыр янганбыз. Соңгысында – 1984 елның 10 маенда күршеләрдә янгын чыгып биш йорт яндык. Шкафтагы шул изге китапларны күтәреп чыгарга гына өлгердем. Әни иң олысын – 400 битлек, кулдан күчерелгән Коръән китабын яхшы кулларга тапшыруымны, башкаларын да саклап тотуымны үтенде. Сатарга, ят кешеләргә бирергә ярамый, диде. Мин үзем ул катапларны укый белмәсәм дә, мәчеткә намазларга йөрим, – ди Мулланур Заһидуллин

Мөршидә Сәмигулла кызы Заһидуллина 1913 елның 14 сентябрендә хәзерге Кукмара районының Төркәш авылында туган. 2012 елның 21 июнендә 99 яшендә вафат булган. Нургали Заһидулла улы белән гаилә корып гомер кичергәннәр. Ул – 1921нче елгы. 1990 елның августында вафат булган.

Җиде балалары булган. Бүгенге көндә икесе – Гаптенур белән Мулланур гына исәннәр.

Мөршидә апа Бөек Ватан сугышы алдыннан Тәкәнеш МТСында эшли башлый. Ремонтчы, тракторчы, тракторчылар бригадасы бригадиры да була. Кабат “Родина“ күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. Хезмәт стажы кырык елга якын. Ә Нургали ага 1940нчы елның октябрендә армиягә алына. Сугышта танк бригадасында укчы, танкист, танк командиры була. Ике тапкыр яралана, танкта яна, госпитальләрдә ята. Кызыл Йолдыз, Ватан Сугышы орденнары, берничә сугышчан медаль белән бүләкләнгән. Сугыштан соң Тәкәнеш “Сельхозтехника“сы котельныенда кочегар, “Сельхозтехника“ның Тауиле ягындагы заправкасында ягулык салучы, Тәкәнеш банкында хәрби сакчы, каравылчы булып эшли.

Улы Мулланур сөйләвенчә, башында һәм җилкәләрендә тимер ярчыклары калган, мунча кергәч тә: “Авыртуга түзеп булмый,“–дип, аркасын юдырмаган. 1990 елны тәнендәге төзәлмәс яралары ветеранны якты дөньядан алып китә.

Мулланур щтисе вафат булгач, әнисен егерме өч ел караган ул, хөрмәтләп озаткан. Абыйсы Гаптенур гаиләсе белән бүгенге көндә Җәнлек совхозында яши. Сигезенче классны тәмамлагач чыгып китеп, Воркута шахталарында эшләгән. Күмер басып, инвалидлык алган. Җәмәгате Фирдания дә Тәкәнешнеке. Гаптенур ага да:

– Әни ул китапларны төрле җиргә ташламагыз, кадерләп саклагыз. Бик изге китаплар, дип әйтә иде, –дип искә ала.

Әлеге изге китап нәселләрендә буыннан буынга тапшырылып килгән булган. Алланың рәхмәте белән, муллалар сөргеннәргә, төрмәләргә озатылган, юк ителгән, Коръән китаплары җыеп яндырылган елларда елларда да, исән калганнар алар. Нургали аганың гаиләсе янгыннан бер нәрсәсез калганда да, Аллаһы Тәгалә Мулланурны ут эченә кертеп алып чыктырган аларны. Шуннан соң Алаһы Тәгаләнең кодрәтенә ничек ышанмыйсың?!

Вәрис Гали, Мамадыш

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана