20 июльдә «ДУМ РТ ХАДЖ» программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәдә сүз быелгы хаҗны оештыру, хаҗиларга вакцинация уздыру турында барды.
«Башка еллардагы тәҗрибәләргә таянып, “ДУМ РТ ХАДЖ» программасы тарафыннан хаҗ сәфәре тиешле дәрәҗәдә оештырыла. Аллаһы Тәгалә ярдәме, Татарстан җитәкчелеге, дәүләт оешмалары булышлыгы һәм бездә эшләүчеләрнең тырышлыгы белән хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр укытыла, инструктаж уза һәм барлык хаҗ гыйбадәтләре уздырыла”, - ди Ранис хәзрәт.