Әтнә халкын Коръән-хафиз дә ошаткан

21 июль 2015 ел 12:52

Олы Әтнә үзәк мәчетенә быел да Төркиядән Коръән-Хафиз килде. Шөкер, моны Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте оештыра. Максатлары изге – халкыбызны үзебезнең дингә өндәү, Ислам дине юлына бастыру.

- Сезгә кунак буларак килдем, - диде олы кунак Фәйзулла Ташчы.

 Төркия кунагы Рамазан аенда Тәравих намазлары уздырды, Ифтар мәҗлесләренә йөрде. Анда җиткергән фикерләре бик үтемле, мәгънәле булуга игътибар иттем. Әлеге мәкалә әнә шулар нигезендә язылды.

- Татарстанны бик яраттым, биредәге мөселманнарны бик ошаттым, - дип елмая.

Төрек теле татарныкына якын булса да, аңлап бетереп булмый. Бу уңайдан тәрҗемәче егет Ирек Сираҗиевка зур рәхмәт. Узган елны да Төркиядән килгән Коръән-хафиз Абдулкәрим хәзрәтнең тәрҗемәчесе ул иде. Казандагы 7нче татар-төрек лицееның X сыйныфын тәмамлаган.

Ә мәкаләбез героена әйләнеп кайтсак, һәркайда һәм һәр җирдә Татарстан һәм Төркия мәдәниятләренең охшаш булуын ассызыклый. Дөрес, мәчет архитектураларның төрле булуын билгели. Ике илнең халкы турында сөйләгәндә, моны мәчет белән бәйләргә тырыша. Әйтик, Ифтар мәҗлесләренең берсендә:

- Намаз вакытында мәчеткә килүчеләр бик аз. Төркиядә мәчетләр тулы була, - дип гаҗәпләнгән.

Ураза тәмам, Коръән-хафиз дә үз иленә кайтып китте. Тик Тәравих намазлары укыткан, Коръәнне моңлы, үзенчәлекле итеп укучы Фәйзулла Ташчы турындагы хатирәләр озак яшәр әле, дип яза "Әтнә таңы".

25 июль көнне исә Әтнәдә балалар өчен мөселман сабан туе узачак. Әлеге бәйрәм 25 июль көнне “Чулпан” лагеренда үтәр дип көтелә. Милли бәйрәм сәгать иртәнге унда башлана. Рәхим итегез!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана