Җәй айларында мәчет әйләнәсендә җәйге мөселман җәйләүләрен оештыру күп еллардан бирле килә торган күркәм бер традиция. 20 июльдә Арча мөхтәсибәтендә Арча җәмигъ мәчетендә балаларга ял һәм дини гыйлем бирү җәйләве үз эшен башлап җибәрде.
Биредә балаларга спорт уеннары, тәмле сый-нигъмәт оештырыла, динебезнең асылын иман-ислам нигезләрен, тәһәрат намаз тәртипләрен өйрәнәчәкләр.
2 август көнне Арчада балалар сабантуе уздырыла.