Татарстан мөфтие Кол Шәрифтә чемпионат кунаклары белән очрашты

22 июль 2015 ел 14:06

Бүген Кол Шәрифтә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты, шәех Әхмәд Әл-Фәхад Әл-Сабах һәм Азия йөзү федерациясе президенты Халид Әл-Сабах белән очрашты. Җылы мөгалләмә Кол Шәриф мәчете белән якыннан танышудан башланды.

Мәчеткә керү белән кунаклар һәм дин әһелләре Коръән укучы хәзрәт янында тукталдылар. Мәгълүм балганча, биредә тәүлек дәвамында Изге Китап аятьләре яңгырый. Мөфти Камил хәзрәт кунакларга тәүлек дәвамында өзлексез Коръән-хәтем чыгу Россиядә  бердән-бер урында – Казанда гамәлгә ашырылуы хакында әйтте. Аннары мөхтәрәм кунаклар Ислам мәдәнияте музеендагы дини тарихыбызны яктырткан экспонатлар белән таныштылар.

Мөфти хәзрәтләре очрашу барышында башкалабыз кунакларына республика мөселманнары, нәзарәт эшчәнлеге хакында сөйләде. Шулай ук Коръәннең “Казан басмасы”н бүләк итте.

Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты, шәех Әхмәд Әл-Фәхад Әл-Сабах һәм Азия йөзү федерациясе президенты Халид Әл-Сабах Казанга 21-25 июль көннәрендә узачак Су спорты төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатында катнашырга килгәннәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана