Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенә укырга килегез

14 июль 2015 ел 13:47

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе 2015-2016 нчы уку елына көндезге, кичке hәм читтән торып уку бүлекләренә укырга чакыра! Мәдрәсә уку-укыту эшчәнлеген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензия нигезендә алып бара.

Көндезге бүлеккә урта мәктәп тәмамлаган ир-егетләр кабул ителә. Шәкертләр өчен мәдрәсәдә яшәү урыны hәм тәүлегенә өч тапкыр бушлай ашату каралган. Мәдрәсә программасында дини фәннәр, шулай ук “Татар теле”, “Татар әдәбияты”, “Тарих”, “Хокук”, “Информатика”, “Умартачылык” кебек дөньяви дәресләр кертелгән. Мәдрәсәдә физкультура һәм спортка да зур әһәмият бирелә, спорт залы һәм спорт мәйданчыгы булдырылган.

Мәдрәсәдә уку бушлай булса да, таләпләр югары. Уку елы биш ел дәвамында 1 сентябрьдән 31 майга кадәр бара. Көндезге бүлекне тәмамлап, диплом эшен уңышлы яклаучыларга югары дини белем хакында “Ислам белгечлеге” юнәлеше һәм “Ислам белгече һәм гарәп теле мөгаллиме” квалификациясе белән диплом бирелә. Аңа өстәмә рәвештә “Умартачылык” белгечлеге турында урта hөнәри шаһәдәтнамә тапшырыла.

Август аенда хәзерлек сыйныфлары өчен егерме көнлек курслар үтә hәм имтихан белән тест нәтиҗәсендә шәкертләр I курска кабул ителә. (Моңа кадәр үзләштергән белемнәре белән шәкертләр, гыйлемнәре туры килү-килмәүгә карап, II-III курсларга да алынырга мөмкин!)

Кичке hәм читтән торып уку бүлекләрендә уку вакыты – 3  ел. Аны тәмамлаучылар “Шәригать фәннәре нигезләре” юнәлеше һәм “Имам-хатыйб һәм ислам дине нигезләре мөгаллиме” (хатын-кызларга: “Ислам дине нигезләре мөгаллимәсе”) квалификациясе белән урта дини белем хакында диплом ала. Читтән торып укучылар елына ике мәртәбә сессиягә килә, аларны зачёт-имтиханнар вакытында көненә өч тапкыр ашату каралган.

Хатын-кызлар бары тик кичке бүлеккә генә кабул ителә.

Мәдрәсәгә кабул ителүчеләр әңгәмә үтәргә тиешләр.

Укырга керү өчен түбәндәге документларның булуы таләп ителә:

1)    гариза (мәдрәсә бланкына тутырыла);

2)    паспорт күчермәсе;

3)    сәламәтлек хакында белешмә (086/у формасы буенча);

4)    белем таныклыгы күчермәсе;

5)    характеристика (көндезге бүлеккә баручылар өчен);

6)    автобиография (көндезге бүлеккә баручылар өчен);

7)    3х4 зурлыгындагы дүрт данә аклы-каралы фоторәсем (хатын-кызлар яулыктан булырга тиеш).

Мәдрәсә эшчәнлегендә яңалык та бар: 2013 нче уку елыннан авыл мәчетләрендә эшләүче имамнарның белемнәрен күтәрү буенча профессиональ курслар эшли башлады. Мондый курсларны баштарак Татарстаннан читтә яшәүче дин әһелләре үтте. Курслар матуриди гакыйдәсенә туры китереп, хәнәфи мәзһәбе буенча иман шарты, йола, гореф-гадәт һәм тәрбия мәсьәләләрен үз эченә ала. Курсларда белемнәрен тирәнәйткән дин әһелләренә сертификат тапшырыла.

Мәдрәсәбезнең адресы:

420108 Казан шәhәре, Мәҗит Гафури урамы, 67 нче йорт. (Җәмәгать транспорты белән 31 нче автобусның «Мехчылар берләшмәсе» тукталышында төшәргә.)

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 278-31-96.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана