Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты

24 июль 2015 ел 23:15

Бүген Казанда спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты  ачылды. Тантаналы ачышта Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар, танылган спортчылар катнашты. Дөньякүләм чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Хәләл” стандартлар комитеты ярдәмендә Универсиада авылында хәләл туклану мөмкинлеге булдырылды. 

25 май -27 июнь көннәрендә чемпионат пешекчеләре “Хәләл системасы: теория һәм практика” курсын уздылар. Әлеге укуларны комитет белгечләре РИУ белән берлектә үткәрде.  Шулай итеп, чемпионатта катнашучылар да, кунаклар да хәләл ризык белән туклана ала. 

Турнир Татарстан башкаласында 24 июльдән 9 августка кадәр узачак. Ярышларга 2793 спортчы теркәлгән.  Россия җыелмасы составына Татарстан данын яклаучы 12 спортчы керде. Дөнья чемпионатында Татарстан вәкилләре 5 дисциплинада катнаша: хай-дайвинг, су тубы, синхронлы йөзү, йөзү һәм суга сикерү. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана