27 июльдә Казанның “Тынычлык” мәчетендә Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече, шәех Габдрәхим Лакрим “Әт-Тәһәвия гакыйдәсе” («Гакыйдә әт-Тәһави») китабы буенча дәрес уздыра.
Дәрес сәгать 16.00 дә башлана. Дәрескә теләгән һәркем килә ала һәм ахырдан иҗазәт тапшырылачак. Дәрес гарәп телендә узачак.
Хөрмәтле шәех Казанга килеп, Россия ислам университеты шәкертләренә лекцияләр алып барган иде. Аларга гарәп грамматикасы, ислам хокукы, ислам хокукы нигезләре, гакыйдә (ислам мәсләге), хәдисләр, ислам хокукының нигез булып торучы принциплары һәм максатлары, хәдис гыйлеме хакында сөйләде.
Бу юлы Пәйгамбәребез (с.г.в.) нәселен дәвам итүче Лакрим остаз гакыйдә турында аңлатачак.