Татарстан мөфтие Әгерҗе районы һәм Ижау шәһәре мөселманнары белән очрашты

26 июль 2015 ел 00:48

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин жирлектәге имамнар белән очрашу һәм татар дин галимнәре белән бәйле тарихи урыннарны зиярат кылу ниятеннән Әгерҗе районына эшлекле сәфәр кылды. Шулай ук мөфти хәзрәтләре Әгерҗенең "Нур" мәчетендә "Мөселман меценатлары һәм ислам үсеше” дип аталган мөселманнар жыенында катнашты. Әлеге жыенда сүз райондагы данлыклы дин әһелләре, мәгърифәтчеләр, мөгаллимнәр  белән бәйле тарихи биналарны төзекләндерү, районда яңа мәчетләр салу, имамнар эшчәнлеге турында барды.

Әгерҗедә мөфтине район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, имам- мөхтәсиб Азат хәзрәт, Иж- бубый авылы музее җитәкчесе Раиф Гәрәев, тарихчы Раиф Мәрданов һәм башкалар каршы алды.

Очрашу Иж-бубый авылындагы тарихи-рухи мирас белән танышудан башланды. Музей житәкчесе Иж-Бубыйларга бәйле экспонатлар, алардан авылга мирас булып калган китаплар хакында җентекләп сөйләде. Әлеге мәшһүр шәхесләргә багышланган Америкада,Төркиядә, Россиядә дистәләгән китаплар чыгуы турында әйтте. Бүгенге көндә авылда Бубыйларга бәйле уннан артык тарихи бина сакланган һәм алар төзекләндерүне, яңа сулыш өргәнне көтәләр.

Камил хәзрәт башка дин әһелләре белән бергә 1895 елда меценат Мөхәммәдҗан Әхмәтҗан төзеткән мәчеттә, Габдулла Гобәйдуллинның кунак йорты булган һәм хәзер авыл мәчете урнашкан бинада, бубыйлар яшәгән йортта булды. Шул тарихи биналарда данлыклы Бубыйлар, меценат Мөхәммәдҗан Әхмәтҗан кебек иганәчеләр,  динебезне тараткан, үстергән, галим бабаларыбыз рухына багышлап догалар кылынды.

Аннары исә дин әһелләре Әгерҗе районы үзәгенә юл тотты. Биредә "Нур" мәчетендә имамнар җыены мөфти Камил хәзрәтнең Коръән укуы белән башланып китте. Район мөхтәсибе җирлектә алып барылган дини эшләр белән таныштырды. Азат хәзрәт бүгенге көндә районда 30лап иман йорты эшләп килүе, тагын ике мәчет төзелүе хакында җиткерде. Абыстайларның, яшьләрнең активлыгын билгеләп узды. Бергәләп уртак фикергә килеп, киңәшеп эш алып барганда күпкә ирешеп булуы хакында сөйләде.

Җыен кысаларында  башка район мөхтәсибләре – Йосыф Дәүләтшин, Руслан Мортазин  вәгазьләре яңгырады. Җыеннан халык: “Имамнарның вәгазьләре күзне ярып салгандай булды, бик күп гыйлем тараттылар. Исән-имин йөрсеннәр, эшләсеннәр”, - дип тели-тели таралды.

Шулай ук мөфти Камил хәзрәт Әгерҗе районының Ямурза авылына  барырга да һәм бу авылда яшәүче мөселманнар белән аралашырга да өлгерде. Ул биредә 1995 елда салынган “Илһам” мәчетендә һәм мәдрәсәдә булды, үзенең нәсихәтләрен-киңәшләрен җиткерде.

Җыеннан соң мөфти сәфәре күрше республика – Удмуртиягә бару белән дәвам итте. Удмуртия мөфтие белән берлектә  Ижау шәһәрендәге мөселманнар белән очрашты. Биредә төзелеп килүче үзәк мәчет төзелешен, мөселман зиратын карады. Шулай итеп, ике күрше төбәк мөселманнары үзара тәҗрибә уртаклашты, дини эшләрне алып бару хакында фикерләште.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана