Бөрбашта балалар өчен сабантуй уздырылды

26 июль 2015 ел 16:58

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балтач районының Бөрбаш авылында балалар өчен уздырылган мөселман сабантуенда катнашты.

Быел әлеге күркәм бәйрәм сигезенче мәртәбә оештырылды, бирегә 8000 нән артык мөселман кардәшебез җыелды. Шунысы да сөендерде, Татарстаннан гына түгел, күрше-тирә төбәкләрдән дә килүчеләр байтак иде. Чарада шулай ук мөфти урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район башлыгы Рамил Нутфуллин, имам-мөхтәсибләр, авыл халкы катнашты.

Сабантуй Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең сәламләве, фатихасы белән башланып китте. Хәзрәт сабантуйны оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде. Район акыллы һәм гыйлемле, өлкәннәргә хөрмәтле  балалар, яшьләр белән дан тотсын дип теләде.

Балтач районы имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт районга бәрәкәт, тынычлык сорап дога кылды. "Аллыһ Тәгалә бар, бер, барлыгына һич шик юк һәм кодрәтенә дә чик юк. Бу бәйрәм шуның ачык мисалы", - диде ул. Шулай ук  сабантуйны оештыруда 50дән артык оешма ярдәм итүен, 100 иганәче, эшкуар, моннан тыш авыл кешеләренең зур булышлык күрсәтүен билгеләп узды. Иң активларга Татарстан мөфтие нәзарәтнең рәхмәт хатларын тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана