20-24 июльдә Чирмешән мәчете каршында балалар өчен “Нур” мөселман лагере эшләде. Биредә төрле яшьтәге 25 кыз бала Коръән аятьләрен өйрәнде, ислам этикасы белән танышты, “Ата-анага хөрмәт” һәм “Мөгаллимнәргә нинди мөнәсәбәттә булырга?” дигән темаларга лекцияләр тыңлады.
Кызлар өчен күңел ачу программасы да каралган иде. Алар бассейнда, боз сараенда һәм ипи пешерү комбинатында булды.
24 июльдә тантаналы ябылу чарасы үтте. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапышырылды. 27 июль көнне биредә малайлар өчен лагерь үз эшен башлаячак.