25 июльдә Болгарда мөселман яшьләре форумының ябылу тантанасы булды.
Чарада мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Спас района имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров, Мароккодан килгән ислам фәннәре белгече шәех Габдрәхим Лакрим, Ак мәчет имамы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов катнашты.
Рөстәм хәзрәт үзенең чыгышында әлеге форумның әһәмиятен билгеләде, катнашучыларга активлыклары, тырышлыклары һәм кызыксынучанлыклары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Ул шулай ук яшьләргә сайлаган туры юлдан тайпылмыйча яңа үрләр яулауларын теләде.
Башка кунаклар да яшьләргә үзләренең теләк-тәкъдимнәрен, нәсыйхәтләрен җиткерде.
Бер атна дәвамында форумда катнашкан яшьләр мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм нәзарәтнең яшьләре бүлеге җитәкчесе Айгол Биктимировадан махсус сертификатларга ия булды. Аеруча активлык күрсәткәннәргә истәлекле бүләкләр дә тараттылар.
Яшьләр мөфти хәзрәтләренә һәм барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләре белдереп, киләсе елга да очрашу нияте белән таралышты.
Мәгълүм булганча, бу көннәрдә Россиянең төрле төбәкләреннән, Татарстан районнарыннан бер төркем мөселман яшьләре Болгарга җыелган иде. Биредә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган мөселман яшьләре форумы узды. Көн саен форумда төрле белгечләр һәм дин әһелләре белән очрашулар узды.
.