Бөрбашта узган мөселман сабантуенда көрәш дүрт үлчәүдә узды

28 июль 2015 ел 09:27

Хәбәр иткәнебезчә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Балтач районы мөхтәсибәте белән берлектә, илкүләм балалар Сабан туе оештырды. Быел әлеге Сабантуй сигезенче тапкыр узды.

Балтачта мөселман балаларын җыеп,күркәм бер чара уздыру традициягә әверелде. Сабан туе быел Балтач районы Бөрбаш авылында сигезенче тапкыр үткәрелде. Узган елларда әлеге күркәм чарада республиканың төрле мөхтәсибәтләреннән һәм төбәкләрдән җыелган меңләгән балалар катнашты.

– Безгә мөселманнар гаиләләре белән Башкортстан, Ульян, Чувашия, Марий Элдан һәм башка төбәкләрдән киләләр. Сабантуйда балалар өчен төрле-төрле уеннар, ярышлар оештыру каралган. Дүрт үлчәүдә көрәш уздырыла. Абсолют батырга скутер мотоциклы бүләк ителәчәк, – дигән иде ошбу Сабан туеның башында торган Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә Балтач имам-мөхтәсибе, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Билгеле булганча, кайсы гына Сабантуйны алма, аның йөзек кашы булып милли көрәшебез буенча ярышлар тора. Ә батырлары белән танылган, көрәшчеләр төбәге булып саналган Балтачта бу – һич инкарь ителмәсек хакыйкать. Балалар һәм яшүсмерләр арасындагы көрәш бәйгесе быел да гаять дәрәҗәле төстә үтте. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, ярышта барлыгы 77 көрәшче бил алышкан. Ә яшьләргә үрнәк күрсәтү өчен биредә хәтта бабайлар арасында да ярыш узган. Анысында шушы төбәкнең, Бөрбаш авылының аксакаллары Ринат Шәфигуллин, Сабир Газизов, Мәгъфүр Галимуллин һәм Миннехай Кәримуллин җиңү яулаган.

Инде балалар көрәшенә килик. Шулай итеп, үз авырлыкларында түбәндәге көрәшчеләр җиңүчеләр арасына кергән:

36 кг.га кадәрге үлчәүдә:
1. Галимов Илгиз (Кукмара)
2. Сабирҗанов Разил (Кукмара)
3. Самигуллин Илгиз (Мари, Бәрәңге районы)

50 кг.га кадәрге үлчәүдә:
1. Галимҗанов Айнур (Кукмара)
2. Гәрәев Айзат (Балтач, Көекбаш авылы)
3. Мифтахов Илназ (Балтач, Чепья)

65 кг.га кадәрге үлчәүдә:
1. Миннемуллин Илназ (Балтач, Чепья)
2. Ханов Рөстәм (Мамадыш)
3. Әхмәтханов Илдан (Борнак)

100 кг.га кадәрге үлчәүдә:
1. Сибагатуллин Рөстәм (Казан)
2. Әхмәтшин Ленар (Норлат)
3. Мөбәраков Айнур (Саба)

Җиңүчеләргә күз салсак, араларында республика, хәтта илкүләм дәрәҗәдә җиңү яулаган яшь батырлар да җитәрлек. Шундыйларның берсе – үз яшьлекләре арасында Татарстан һәм Россия чемпионы Рөстәм Фатыйх улы Сибагатуллин ярышларның абсолют батыры булып та танылды һәм күпләр хыялланган скутерга ия булды. Рөстәм элегрәк Булат Хәбибрахмановта шөгыльләнсә, хәзер Татарстанның атказанган тренеры Җәүдәт Хөсәеновка күнегүләргә йөри икән.

Радик Сабиров, idel-tat.ru

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана