20 июльдә Азнакай районы мәчетләре каршында балалар өчен мөселман лагерьлары эшли башлады. Алар Азнакай шәһәренең Ак мәчетендә, Зәңгәр мәчеттә, Әсәй, Чалпы, Кәкре Елга авыллары мәхәлләләрендә эшләп килә. Араларында аерым кызлар һәм малалайлар өчен оештырылганнары да бар.
Биредә балалар дини-әхлакый тәрбия ала, гарәп телен, Коръәни-Кәрим аятьләрен өйрәнә. Программада шулай ук спорт ярышлары, мастер-класслар, төрле экскурсияләр һәм конкурслар каралган. Тәүлегенә өч тапкыр ашату да каралган.