27 июльдә Кабан арты мәчете тарафыннан оештырылган “Туры юл” мөселман балалар лагерында ял итүчеләр өчен ислам нигезләре буенча викторина үтте. Аны ТР МДНнең“Зәкят” хәйрия фонды оештырды.
Интеллектуаль ярыш Югары Ослан районы Введенский бистәсендә үтте һәм анда 30 якын бала катнашты.
Җиңүчеләргә “Зәкят” хәйрия фонды бүләкләр тапшырды. Төп бүләк –велосипед булды. Ярыш нәтиҗәләре буенча аңа Әбделхәмид Ибраһим лаек дип табылды.