Хаҗ сәфәренә җыенучылар өчен укулар башлана

29 июль 2015 ел 12:25

Бу атнаның якшәмбе көнендә, 2 августта, “Әниләр” мәчетендә «ТР МДН ХАҖ» программасы нигезендә изге сәфәргә баручылар өчен беренче дәресләр уздырыла. Дәресләрдә булачак хаҗиларга хаҗ кылу тәртипләрен, үзенчәлекләрен аңлатачаклар.

«ТР МДН ХАҖ» изге сәфәргә әзерләнүгә аерым бер зур  игътибар бирә. Хаҗиларга изге сәфәр кысаларында күп кешеләр арасында озак йөрергә туры килә, шулай ук гыйбадәтләрнең барысын вакытында, дөрес итеп үтәп чыгарга кирәк. Менә шуңа да алдан җитди әзерләнү бик мөһим.

Дәрес сәгать 10.00 дә башлана. Үткәрү урыны: “Әниләр” мәчете, Казае, Газ урамы, 18.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана