Нәзарәт вәкилләре Кукмара мөселманнары белән очраштылар

29 июль 2015 ел 18:12

Бүген мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров һәм мөхтәсибәтләр буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Кукмара мөхтәсибәтенә эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр вакытында нәзарәт вәкилләре җирлектәге имамнар белән аралаштылар, дини эшләр хакында фикерләштеләр. 

Шулай ук хәзрәтләр Кәчимир авылындагы тарихи мәчеттә булды. Бу мәчет 1899 елда салынган архитектура һәйкәле санала һәм совет елларында да аның ишекләре бикләнмәгән. Мәчет имамы Камил хәзрәт Баһаутдинов биредә мирасыбызны саклау, дәгъватлау ниятеннән музей да булдырган.

Очрашу вакытында имам диния нәзарәте вәкилләренә  Ш. Мәрҗани йортында оештырылачак музей өчен пыялага ясалган  татар шамаилен тапшырды. Әлеге “Аятел Көрси” язылган  шамаилне Мөнирә Әхмәтҗанова гаиләсе кадерләп саклаган.  

“Татар халкының бөек фикер иясе һәм галиме Мәрҗани йортында ислам музеен оештыру  ул, бүгенге буынның бабайларыбыз алдындагы әхлакый бурычы. Бик күпләр әлеге проектка теләктәшлек белдерә. Бүгенге көндә музейга дистәдән артык татар шамаилен тапшырдылар. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт, аның урынбасары Илдар хәзрәт, 1000 еллык исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт, Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт һәм башкалар”, - диде Рөстәм хәзрәт Батыр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана