Татарстан Республикасы Милли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин һәм әлеге бүлек хезмәткәре, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Әмәт бистәсе имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев Мамадыш районына экспедициягә килделәр. Алар авыл кешеләрендә сакланган сирәк китапларны тикшерәләр.
Мамадышта беренче тапкыр килделәр, моңа кадәр Марий Элда, Ульянда, Самарада, Арчада, Әтнәдә булдылар. Аларны Мамадышта мәдрәсә мөгаллиме Ранил хәзрәт Талипов озатып йөри.