Намаз вакытлары хакында

10 август 2015 ел 11:29

2014 елның гыйнвар аеның пленум утрышында Татарстан җирлеге өчен намаз вакытларын астрономик исәпләү буенча башкарырга дип кабул ителде. Шуның өчен иртәнге һәм ястү намазларының вакытларына карата үзгәрешләр кертелде һәм иртәнге намаз динебез кушканча офыкта таң аклыгы беленә башлау белән билгеләнде. Ә ястү вакыты офыкта шәфәкъ кызыллыгы   бетү белән күрсәтелде. Май башыннан алып, август ае  башына кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла. Димәк, төн дәвамында аклык  бетми һәм ястү  намазының башын, шулай ук иртәнге намазның башын астрономик исәпләү белән билгеләп булмый. Шул сәбәпле, дин галимнәре сүзләренә таянып, бу чорда сәгать белән исәпләүгә күчү карар кылынды. Ястү намазы кояш баегач, 1 сәгать 30 минуттан соң, ә сәхәр тәмам һәм иртәнге намаз керү вакыты кояш чыгарга 2 сәгать алдан дип билгеләнде. Ул вакыт ягъни, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушылу бетүгә кире астрономик исәпләүгә күчелә.

Шул сәбәпле,  август башында иртәнге һәм ястү намазлары вакытларында кисәк үзгәреш барлыкка килә. Бу хәл безнең җирлекнең үзенчәлеге булып тора. Инкыйлабка хәтле чыккан дини тәкъвимнәрдә дә шундый үзгәреш булган.Аллаһ Раббыбыз намазларыбызны үз вакытында башкарырга насыйп әйләсен! 

МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ТУРЫНДА 06.08.2014

НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ТУРЫНДА 27.01.2014

РАВИЛ ХӘЗРӘТ БИКБАЕВ НАМАЗ ВАКЫТЛАРЫ ҮЗГӘРҮ ХАКЫНДА СӨЙЛИ

Намаз вакытларына кагылышлы сораулар буенча  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы әгъзасы Равил хәзрәт БИКБАЕВ белән киңәшергә мөмкин. Равил хәзрәтнеңтелефоны: 89297288860.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана