Татарстан мөфтие Гарәп Әмирлекләре башкаласы Әбу-Даби шәһәрендә халыкара ислам галимнәре очрашуында

31 июль 2015 ел 12:58

Әлеге очрашуга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Хабиб Али әл-Җәфринең шәхси чакыруы буенча китте. Очрашуда шулай ук ТР МДН Голәмәләр шурасы баш секретаре, РИУ проректоры Рөстәм хәзрәт Нургалеев катнаша.

Дин галимнәре очрашуы кысаларында шәех Усам әл-Әзхәринең хаталанган, адашкан агымнар хакындагы китабы тәкъдим ителде. Китапта төрле агымнарның ни сәбәпле адашуы турында аңлатылган.

Ислам галимнәренең халыкара очрашуы Әбу-Даби шәһәрендә 31 июль -1 август көнәрендә уза. Әлеге чарада төрле илләрдән билгеле дин белгечләре катнаша. Татарстан мөфтиенең чара кысаларында күп галимнәр белән шәхси очрашулары ниятләнелгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана