Үткән шимбәдә Бөгелмә мөхтәсибәтенең “Нурия” мөслимәләр клубы “Килен белән каенана” дип аталган чара уздырды. Әлеге чара яшьләрне дингә тарту, киленнәргә каенаналары белән уртак тел табарга ярдәм итү максатыннан оештырылды.
Лениногорск, Казан, Чирмешән, Самара, Бөгелмә шәһәрләреннән 50дән артык кеше җыелган иде. Чарага махсус чакырылган килен һәм каенаналарга махсус биремнәрне үтәделәр: бер-берсе хакында сөйләделәр, чәчәк гөлләмәсе ясадылар, ислам турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Ахырдан исә барлык катнашучылар чәй табыны артына җыелдылар.