Ютазы районында икенче мәртәбә төрле конфессия балалары өчен сабантуй бәйрәме уздырылды. Сабантуйга җыелган балаларны район имам-мөхтәсибе, көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин һәм чиркәүдән Роман атакай сәламләде. Дин әһелләре барлык конфессияләрнең үзара аңлашып, дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәве хакында сөйләделәр.
Сабантуйда мөселман, православия, дөньяви гаиләләр бергәләп күңел ачтылар, уеннарда ярыштылар.
Әлеге чараны Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте, Православия чиркәве, район хакимияте оештырды.