"Хозур" нәшрият йорты "Коръән фәннәре" дәреслеген бастырды

04 август 2015 ел 13:46

“Хозур” нәшрият йорты Коръән фәннәре докторы Нуреддин Гитрның “КОРЪӘН ФӘННӘРЕ” дәреслеген бастырды. Дәреслек гарәп телендә чыкты. “Хозур” нәшрият йорты аның татар һәм рус телләренә тәрҗемәсен дә басмага әзерләде. Озакламый алары да дөнья күрер дип көтелә.  

Китап Дәмәшкъ университетының Коръән һәм Сөннәт бүлеге ректоры, Дәмәшкъ һәм Алеппо университетларында шәригать һәм әдәбият факультетларының тәфсир һәм хәдис профессоры Нуреддин Гитрның кереш сүзе белән башланып китә. Анда мондый сүзләр бар:

“Аллаһы Тәгалә барча кешеләргә дә Коръәнне дөрес җитәкчелек, ачык дәлилләр китерү һәм яхшыны яманнан аеру чыганагы буларак иңдерде. Коръән – Алланың кануны һәм Үзенең сайлаган коллары өчен дөрес дин юлы. Коръән ул – калебләрне тукландыра һәм аларга көч бирә торган Ислам рухы. Коръән ул – кешене бу дөньяда да һәм дә Ахирәтнең югары Оҗмах бакчаларында бәхетле итә торган камил һәм ышанычлы Устав. 
Шуңа күрә дә Коръән тирәли агылыш кебек бихисап эзләнүләрнең булуы да беребезне дә гаҗәпләндерми – аларның күплеге хәтта санауга да бирелми. 
Ошбу китапта Коръән гыйлеме өлкәсендә бик тә әһәмиятле булып саналган юнәлеш буенча эзләнүләр бирелде. Китап бирелгән эзләнү хезмәтләребез Коръәнне махсус өйрәнә торган белгечләргә һәм, шулай ук, бу фәнни өлкәдә нигезле белемгә ия булган мөселманнарга адресланган. 
Монда илаһи Коръәннең иң төп Чыганагы белән бәйле булган мәсьәләләр ачылып бирелә: Коръәннең безгә хак һәм ышанычлы җитәкчелек буларак иңгәнлеге турындагы гыйлемнәр; аны шәрех итә торган нигезләр һәм аны дөрес аңлау өчен кирәк булган белемнәр.

Шулай ук бу эзләнүләрдә Коръән фәннәренә нигезләнеп Коръәннең уникальлеге (бердән-бер һәм кабатланмас булуы), аның гаҗәеп мәгънәләргә ия булуы да ачылды. Ул ачышлар шушы өлкәдә махсус эзләнүчеләргә юнәлтелгән.

Бу хезмәткә кайбер авторларга бик аңлашылып җитмәгән мәсьәләләр буенча тиешле аңлатулар һәм шулай ук Ислам диненә каршы торган кайбер чит ил шәрык белгечләренең һәм алар артыннан ияргән кайбер үзебезнең ватандашларыбызның фикерсез һәм мәгънәсез сүзләренә төзәтмәләр дә кертелде”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана