“Дингә өндәү нигезләре һәм имам вазыйфалары” дәреслеге дөнья күрде

04 август 2015 ел 14:10

“Хозур” нәшрият йорты “Дингә өндәү нигезләре һәм имам вазыйфалары” дип аталган дәреслек нәшер итте. Дәреслекнең авторы – РИУ мөгаллиме,  тарих фәннәре кандидаты, “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Рамил (Габдулла)  Әдһәмов.

Автор китапка кереш өлештә түбәндәгеләрне ассызыклап күрсәтә: “Җәмгыятебездә, бигрәк тә авыл җирендә, дини тармакта белемле хезмәткәрләргә кискен кытлык сизелә. Шундый кадрлар әзерләү зарурлыгы белән бәйле проблемаларны хәл итәргә омтылыш тиешле әдәбиятны һәм имамнар эшенең гамәли тәҗрибәсен өйрәнүгә, теоретик материалны көндәлек эш нәтиҗәләре белән бәйләп чагыштыруга һәм анализлауга этәргеч бирде. Әлеге уку-укыту әсбабы шулай әзерләнде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Дингә өндәү нигезләре һәм имамның вазыйфалары» дисциплинасы җирле мөселман оешмалары эшчәнлеге проблемаларына кагылышлы күп кенә фәннәр киңлегендә яши. Беренче чиратта бу имамның вәгазь-нәсихәт эшчәнлеге, әлеге мәсьәләләр белән башлыча «Риторика» фәне шөгыльләнә. Моннан тыш, бу - дини эшчәнлек, аны «Ислам хокукы – фикһы» фәнен өйрәнү барышында карыйлар. Мәхәлләнең кайбер социаль эшчәнлеге үзенчәлекләрен «Социология» дисциплинасы, ә мәхәлләдә мәгариф проблемаларын «Педагогика» ача. Бәс, мөселман мәхәлләсе үз коллективына ия, бер үк вакытта юридик зат булган оешма да икән, менеджмент, бухгалтерлык исәп-хисабы һәм хокук мәсьәләләрен дә читләтеп үтәргә мөмкин түгел. Шуннан чыгып, әлеге уку-укыту әсбабы җирле мөселман дини оешмасы эшчәнлегенең атап үтелгән барлык юнәлешләре каралган алты бүлектән тора.

Мәхәллә җитәкчесе буларак, имам эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе вәгазь-нәсихәт эшеннән гыйбарәт, ул дәреслекнең беренче бүлегендә карала. Вәгазь ике төр эшчәнлекне күздә тота: беренчесе – Ислам диненә чакыру (әд-дәгъва), икенчесе – дини эчтәлекле лекцияләр уку. Хәзерге имам үзе мөрәҗәгать иткән өммәтнең бер генә төрле булмавын белеп торырга тиеш: биредә атеистлар да, башка дин вәкилләре дә, фарызларны үтәүче мөселманнар да, әлегә үтәп җиткерә алмаучылары да бар. Димәк, аның бурычы – һәр категория кешеләренә якын килә белү, һәркайсы белән эшләү осталыгына төшенү. Шуңа да әлеге бүлекнең беренче өлеше Исламга өндәү һәм аны пропагандалау мәсьәләләренә багышлана. Моннан тыш, имам ораторлык осталыгына ия булырга, вәгазь текстын дөрес әзерләргә һәм аны аудиториягә җиткерә белергә тиеш. Ул кайсы очракта нинди вәгазь сөйләргә икәнлеген сайларга өйрәнсен. Әлеге бүлектә  төрле очракларга һәм аерым темалар буенча вәгазь-нәсихәтләр классификацияләнә, аларның үзенчәлекләре карала. Аннары вәгазьнең структурасы һәм чыгыш ясаучы кулланырга тиешле алымнар сурәтләнә. Бүлек ахырында вәгазь әзерләү тәртибе аңлатыла һәм Исламда дини белемнәр чыганагыннан файдалану буенча тәкъдимнәр бирелә.

Мәгълүм булганча, имам, беренче чиратта, үзе җитәкчелек иткән мәхәлләнең дини әйдәп баручысы. Шуңа бәйле рәвештә уку-укыту әсбабының икенче өлеше имамның мәхәллә һәм аның штаты эшендә төп юнәлеш булып торган дини гыйбадәт эшчәнлегенә багышлана. Фарыз, җомга, бәйрәм һәм башка күмәк намазлар, шулай ук никах, исем кушу, мәет җирләү, төрле мәҗлесләр һ.б. шуңа керә. Искә алынган һәр йоланың үз шарты, үзенчәлеге, махсус догалар һәм вәгазьләр үткәрүнең үз тәртибе бар. Студентларга бәян ителгән материалны өйрәнү генә җитми, аны укытучы яисә җирле мәчет имамы белән бергәләп, гамәлдә ныгыту да зарур. Вәгазьләрнең үзгәрешсез өлешен яттан өйрәнергә кирәк. Әлеге өлештә татарлар өчен традицион булган мәүлет һәм өче, җидесе, кырыгы мәҗлесләре дини йолаларны карау үзенчәлекле. Шәкертләрнең әлеге чараларны оештыру һәм үткәрү кагыйдәләрен өйрәнү генә түгел, аларның канунга сыешлыгын дини дәлилләү белән дә танышу мөмкинлеге бар.

Мәхәллә эшчәнлегенең тагын берсе – социаль юнәлеш. Дин буларак, Ислам җәмгыяви юнәлешле. Мөхәммәд пәйгамбәр (саләллаһу галәйһи вәссәлам)  хәдисендә моңа дәлил табабыз, анда болай диелгән: «Тәкъва кешегә бер сәгать ярдәм итү мәчеттә бер ай игътикаф итүдән хәерлерәктер». Шул ук вакытта без хәдисләрдән һәм истәлекләрдән Ислам кайгыртуында мөселманнар гына түгел, башка дин әһелләре дә булырга мөмкин икәнен беләбез. Бу кайгыртуга хәтта хайваннар да мохтаҗ. Шуңа да имамның бурычы – үз авылы, районы, шәһәрендә социаль эшнең иң проблемалы юнәлешләрен күрү һәм барлык көч-куәтен, мәхәлләсенең егәрен шунда юнәлтү. Мәхәлләнең социаль эшчәнлеге дип, халыкның аз керемле катлавына финанс ярдәм күрсәтү генә түгел, физик мөмкинлекләре чикле булучыларга, өлкән яшьтәгеләргә, ялгыз пенсионерларга, ятим балаларга һ.б. интеллектуаль, рухи, физик ярдәм күрсәтү дә икәне аңлашыла. Шуңа да уку-укыту әсбабының әлеге өлешендә халыкка хәйриячелек, тернәкләндерү, консультация ярдәме күрсәтүне оештыру үзенчәлекләре бәян ителә. Шулай ук аерым алганда, мәхәллә кешеләренең төрле яшьтәге категорияләре һәм тулаем мәхәллә белән эшләү алымнары карала, хатын-кыз мәсьәләсенә, мөселман зиратына хезмәт күрсәтү проблемасына игътибар бирелә.

Югарыда искә алынган хезмәтләр белән беррәттән, имамның бурычы – мәхәлләдә белем бирү, аерым алганда, мәчет каршында курслар оештыру. Бу эшчәнлек уңышлы булсын өчен имам педагогик осталыкны үзләштерергә, үз эшләрен тиешенчә башкаручы кадрлар әзерләргә, укыту процессын дөрес оештырырга тиеш. Мәчеттә уку процессын оештыру өчен мәйдан булмаганда, закон имамга, мәктәп администрациясе һәм ата-аналар белән килешеп, дәресләрне мәктәп бинасында үткәрү мөмкинлеге бирә. Уку-укыту әсбабының дүртенче бүлеге шул мәсьәләләргә багышлана. Моннан тыш, бу өлештә Исламда хатын-кызга белем бирү үзенчәлеге карала һәм имамга мәчет каршында Ислам әдәбияты китапханәсе оештыру буенча тәкъдимнәр бирелә.

Һичшиксез, дини оешма җитәкчесе буларак, имам административ эшчәнлек нигезләре белән дә танышырга тиеш. Шуңа бәйле рәвештә әлеге әсбабның бишенче бүлеге нигездә мөселман дини оешмасы менеджменты проблемаларына багышлана. Монда оешманың штатын формалаштыруга аерым игътибар бирелә. Әгәр дә район, авылларда мәхәллә штаты гадәттә бер-ике кешедән генә торса, эре авыл, район үзәге, шәһәр мәхәлләсе эшен оештыру өчен дини даирә хезмәткәрләреннән генә түгел, техник персонал – каравылчы, җыештыручы, ә кайчакта бухгалтер, юрист кергән күпсанлы штат тоту зарурлыгы бар. Димәк, нәтиҗәле хезмәт күрсәтүне тәэмин итү өчен имам мәхәлләнең бердәм төркемен туплап, үз буйсынуындагы кешеләр белән оста җитәкчелек итә белергә тиеш. Моннан тыш, әлеге бүлектә мәхәлләнең төрле бүлекләре арасында һәм башка оешмалар, физик затлар белән үзара хезмәттәшлек проблемалары да күтәрелә.

Имам алдында еш кына дини эшчәнлеккә кагылышлы булмаган мәсьәләләр дә килеп баса. Аерым алганда, кереме аз булган кечкенә мәхәлләдә имамның юрист, бухгалтер һәм башка белгечләр тоту мөмкинлеге юк. Шуңа күрә аңа башка вазыйфаларны да: дини оешманы теркәү һәм яңадан теркәүне, салым, бухгалтерлык һәм башка исәп-хисап төрләрен әзерләүне, оешма вәкиле сыйфатында судта катнашу һ.б. кебек эшләрне үз өстенә алырга туры килә. Бу проблемалар дәреслекнең алтынчы бүлегендә карала”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана