Бүген мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр һәм мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин Түбән Кама районына эшлекле сәфәр кылдылар. Сәфәр кысаларында хәзрәтләр Түбән Каманың җәмигъ мәчетендә, “Нур” мәчетендә һәм башка урыннарsyда булдылар. Җирлектәге дин әһелләре белән очрашып дини эшләр, проектлар хакында фикерләштеләр,тәкъдим- фикерләрне тыңладылар.
Моннан тыш Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин ТР МДН Мәрҗани йортында оештырачак ислам музеена пыялага ясалган татар шамаилен бүләк итте.