«Азан» радиосында “Хуш килдегез!”, «Кстати говоря!» дип аталган яңа тапшыруда танылган җәмәгать эшлеклеләре һәм дин әһелләре туры эфирда тыңлаучылар белән аралаша һәм сорауларга җавап бирә. Әлеге тапшыру чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә рус телендә, сишәмбедә татар телендә бара. 13 сәгать 5 минутта башлана. Тапшырулар көннең иң кызыклы һәм актуаль вакыйгаларына багышлана. Алып баручы – Ихсан Кышкаров.
Бүген, 6 августта, тапшыруга кунакка Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе Тәбрис Яруллин килә. Сөйләшүнең төп темасы – бүгенге заман кысаларында милли мәдәниятне торгызу. Туры эфир вакыты - 13.05 сәгатьтә.