Кичә Чистайның мөселман хатын-кызлары “Анас” мәчетендә өйлә намазыннан соң күмәкләшеп Коръәнне хәтем кылды. (Изге китапны башыннан ахырына кадәр укып чыгуны аңлата)
Намаздан соң “Әниләр” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафиуллин Коръәни-Кәримне өйрәнү әһәмияте хакында эчтәлекле вәгазь сөйләде һәм шуннан соң район мөслимәләре Изге китапны укуга кереште.Анда барлыгы 50 якын хатын-кыз катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге күркәм чара рамазан аеннан соң беренче тапкыр оештырыла.
Коръәнне хәтем итү дәвам итәчәк һәм шәһәрнең башка мәчетләрендә дә оештырылачак, дип хәбәр итә Чистай мөхтәсибәте.