Казанның "Татнефть-арена" боз сараенда Спортның су төрләре буенча FINAның 16 нчы lөнья чемпионатын ябу тантанасы уздырылды. Су спорты ярышлары тәмамлану хөрмәтенә багышланган чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев, Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан, Россиянең спорт министры Виталий Мутко һәм башка рәсми затлар катнашты.
Шулай ук тантаналы чарага республикабызның төрле дин әһелләре чакырылган иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Россиянең баш мөфтие шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин килде.
Төрле дин әһелләре чара кысаларында дустанә аралаштылар, җылы әңгәмә кордылар, фикер алыштылар.