Мөфти урынбасарлары Буа мөхтәсибәте мәхәлләләрендә оештырылган бәйрәмнәрдә катнашты

10 август 2015 ел 09:36

Кичә, 9 августта, Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Илдар Баязитов эшлекле сәфәр белән Буа районында булды. Мөфти хәзрәтләре Килдуразы авылының “Гыймран” мәчетенең 25-еллыгы уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында һәм Иске Суыксу авылында “Шәрифҗан” мәчете ачылышында катнашты.

Бәйрәм чаралары Коръән уку белән башланып китте. Мәхәллә халкы каршында мөфти урынбасарлары, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Көньяк-көнбатыш төбәге казые  Инсаф Җәләлетдинов чыгыш ясады, үзләренең нәсыйхәтләрен җиткерде. Соңынна бәйрәмгә чакырылучы халык өчен бәйрәм табыны әзерләнде

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана