Корбан бәйрәме 24 сентябрьдә

10 август 2015 ел 16:55

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасының җыелышы уздырылды. Җыелышта мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казыйлары, Голәмәләр шурасы вәкилләре катнашты. Җыелышта сүз Корбан бәйрәменә әзерлек турында барды.

Быел Корбан бәйрәме 24 сентябрьгә туры килә.  Җыелышта казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары нисаб күләме 17 мең дип килештеләр. Корбан нисабы көмеш бәясе белән исәпләнә. Гаиләдә артык 17 мең сум акча булганда, корбан чалу вәҗиб, мәҗбүри  санала.

Шулай ук  бәйрәм намазын уку вакыты расланды. Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла.

24 сентябрьдә  Казанда кояш 5 сәгать 31 минутта чыга, бәйрәм намазы сәгать 6.00 дә башлана.

Корбан   чалулар   бәйрәм   намазыннан   соң   махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә.   Корбанлык   ите   өч   өлешкә   -   корбан салучының үз гаиләсенә, туганнарына- якыннарына һәм мохтаҗларга бүленә. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана