Теләче мөхтәсибәтендә балалар өчен лагерь эшләде

11 август 2015 ел 10:32

31 июльдә, җомга көнне, Иске Җөри бистәсе мәчетендә балалар өчен көндезге мөселман лагеры ишекләрен ачты. Төгәл бер атна дәверендә Иске Җөри, Теләче, Үзәк, Олы Мишә, Савыш авылларыннан килгән 50ләп бала коръән уку, тәһарәт белән намаз һәм иман төшенчәсенә кагылышлы дәресләр алды, вәгазьләр тыңлады. Өйлә намазыннан соң балалар төшке аш ашады, төрле уеннарда катнашты.
Дини сабакларны малайларга Иске Җөри авылы имамы Фәләхиев Мөхәммәт һәм Олы Мәтәскә авылы имамы Фәйзуллин Илнур, ә кызларга Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган Фәйзуллина Илүсә бирде.
7 август көнне җомга намазыннан соң лагерьның тантаналы ябу чарасына районыбыз мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев килеп, балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана