4 -10 август көннәрендә Алабуга районы Дөм-Дөм авылында шәһәр һәм авылларда яшәүче 9 яшьтән алып 14 яшькәчә мөселман балалары өчен ял лагере эшләде. Ул Алабуга шәһәр һәм район мөхтәсибәте карары нигезендә оештырылды. Әйтергә кирәк, район тарихында авыл җирлегендә оештырылучы тәүге чара буларак, моның әһәмияте бик зур. Чөнки, беренчедән, ир балалар (лагерь – малайларныкы) вакытларын коллективта ял итеп, спорт уеннары уйнап уздырдылар. Икенчедән, аларны монда югары дини әзерлекле мөгаллимнәр дин сабагы буенча укытып, Ислам нигезләренә, мөселманча яшәү рәвеше һәм әдәп-әхлак кануннарына өйрәттеләр.
Лагерьга килгән балалар бик канәгать калдылар. Киләсе елга кыз балалар өчен дә смена оештырылыр дип көтелә.