“Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави укулары” якынлаша

11 август 2015 ел 15:00

15 август көнне Чистай шәһәрендә дүртенче мәртәбә “Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави укулары” уздырыла.   

Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави (1804-1893) XIX гасырда Идел буе, Урал төбәге мөселманнары арасында танылган дин әһеле,  татар шәехе. Мөхәммәдзакир ишан бик тә дини-милли җанлы шәхес булган. Аның хезмәтләрен өйрәнү эше чит илләрдә дә алып барыла.

“Чистави укулары” фәнни-гамәли конференциясен уздыру халкыбызның рухи мирасын барлау һәм аны милләтебезгә, яшь буынга белем бирүдә  файдалану булып тора.

Чарада танылган дин әһелләре, татар галимнәре, зыялылар, җирле интеллигенция, журналистлар катнашуы көтелә. Дагыстаннан,Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән фән эшлеклеләре катнашачак.

Мөхәммәдзакир Әл-Чиставиның өч телдә әзерләнгән "Тәбсыратул-муршидин" (Мөршидләрнең фикерләүләре) китабы тәкъдим ителәчәк.

Үткәрү урыны - Әнәс мәчете, вакыты: сәгать 8.00 -14.00 дә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана