Нәзарәт вәкилләре Сарманда

12 август 2015 ел 13:37

11 агустта Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР МДН нең уку-укыту һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин Сарман районы мөселманнары белән очрашты.

Эшлекле сәфәр кысаларында хәзрәтләр җирлектәге имамнар белән сөйләшеп, дини эшләр хакында фикерләштеләр, сорауларга җавап бирделәр. Аерым алганда алар, Сарман районы үзәгендәге ике мәчеттә, Җәлил бистәсендәге иман йортында булдылар. Шулай ук Коръәнне иске татар теленә тәрҗемә кылган Шәйхелислам бине Әсадулла улы Хәмиди эшләгән борынгы мәчет бинасын карадылар. Биредә олуг татар дин әһеле рухына догалар кылдылар. Мәгълүм булганча, бу ел нәзарәт тарафыннан  "Татар дин галимнәре елы" буларак уздырыла. 

Уфа губернасы, Минзәлә өязе Яхшыбай авылында имам һәм мөдәррис булган Шәйхелислам бине әсәдулла Хәмиди «Әл-иткан фи тәрҗүмәтил-куръән» - "Коръән тәрҗемәсендәге камиллек” дип аталган хезмәте белән мәгълүм дин әһеле. Ул Коръән Кәрим мәгънәләрен тәрҗемә иткән. Әлеге китап 1911 нче елда Казанда «Кәримия» типографиясендә басылган. Хәзерге татар теленә тәрҗемә ителгән.

Белешмә

Шәйхелислам Хәмиди (тулы исеме Шәйхелислам Әсәдулла улы Хәмидуллин) – дин галиме, тәрҗемәче. 1869 елның 20 сентябрендә хәзерге Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында морзалар нәселеннән булган гаиләдә туган. 1911 елның 9 июлендә Казанда вафат. Буа мәдрәсәсен, Казанда Шиһабетдин Мәрҗани мәдрәсәсен (1904) тәмамлый. Хатип һәм мөдәррис дәрәҗәсен ала.

Уфа губернасыМинзәлә өязе(хәзерге Сарман районы) Яхшыбай авылында(1904 -1911), бераз вакыт Әстерханда, Казанда “Госмания” мәдрәсәләрендә дин дәресләре укыта.

Гарәпчәдән тәрҗемә итеп китаплар бастыра.

Иң зур хезмәте –“Әл-иткан фи тәрҗемәтел Коръән” дигән ике томлык Коръән тәфсире.(1909-1911). Бу китап Истанбулда (1984), Катарда(1985) яңадан нәшер ителгән.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана