Мөфти җомга намазында Көек авылында булды

14 август 2015 ел 14:15

Бүген, 14 августта, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Питрәч районының Көек авылында укыды. Башта Камил хәзрәт җомга намазына җыелган җәмәгатькә динебез кыйммәтләре хакында сөйләде. Ислам кушканнарны үтәп, иманыбызны саклап, гайбәтләрдән тыелып яшәргә чакырды.

Мөфти хәзрәтләре вәгазен өлкәннәр дә, мәчеткә килгән балалар да бирелеп тыңладылар. Аннары исә алар үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Камил хәзрәт Көектә яшәүчеләр белән бик теләп аралашты, сорауларга җавап бирде һәм нәсихәтләрен җиткерде.

Көек авылында агач мәчет 2012 елда төзелә, манарасы куела. Шул вакытлардан алып мөселманнар бирегә намаз укырга йөриләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана