“Мөхәммәдзакир Камалов-Чистави укулары”на "Мөршидләрнең фикерләүләре" китабы нәшер ителде

14 август 2015 ел 15:14

15  август көнне Чистай шәһәрендә дүртенче мәртәбә “Чистави укулары” уздырыла. Шул уңайдан “Хозур” нәшрият йорты Мөхәммәдзакир әл-Чиставиныӊ “Мөршидләрнең фикерләүләре (Тәбсыратул-муршидин)” дип аталган хезмәтен өч телдә нәшер итте. Татар, рус, гарәп телләрендә чыккан китап "Чистави укулары”нда катнашучыларга таратылачак. Мәгълүм балганча, нәзарәт тарафыннан 2015 ел  "Татар дин галимнәре елы" буларак уздырыла. Әлеге китапны нәшер итү дә рухи мирасыбызны барлауда бер адым булып тора. 

Китап Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның татар шәехе Мөхәммәдзакир әл-Чиставиныӊ «Тәбсыратул-муршидин» хезмәте турында язган кереш сүзе белән ачыла.

Танылган татар шәехе Мөхәммәд Закир Әл-Чистави-Камаловның (1804–1893) гарәп телендәге хезмәте хәзерге вакытта ике вариантта билгеле. Аныӊ берсе – 1890 нчы елда татар дин галиме Галимҗан Баруди (1857–1921) тарафыннан Казан университеты типографиясендә нәшер ителгән. Икенчесе – дагстанлы нәкышбәндия тарикате шәехе Шөгаеб әл-Багининыӊ (1856–1912) кулъязма мәҗмугасе арасында теркәлгән һәм тулысынча «Тәбсыратул-муршидин минәлмәшәихил-Халидийин» (Халидия мәшәехләреннән мөршидләрнең фикерләүләре) дип атала. Аныӊ күчерелү вакыты итеп һиҗри исәп белән 1321, ягъни милади 1903-1904 нче еллар күрсәтелгән.

Бу нөсхәдә Мөхәммәдзакир әл-Чиставиныӊ кыскача тәрҗемәи хәле турында мәгълүмат белән бергә нәкышбәндия этикасы һәм ритуал гамәлләре мәсьәләсе турында тәфсилле аӊлатмалар китерелә. Хезмәтне күчерүче Шөгаеб әл-Багини язганча, «төрле чыганакларда чәчелеп яткан бу 4 Халидия мәшәехләреннән мөршидләрнең фикерләүләре бибәһа кыйммәткә ия мәгълүматны автор җыйнап үзенеӊ хезмәтенә туплаган».

Хезмәттә нәкышбәндия тарикате этикасына зур урын бирелә. Мәсәлән, мөридләргә үгет-нәсихәт биреп, автор болай яза: «Ялганлама, үзеӊне башкалардан югары куйма; Аллаһыга җисмани һәм рухи хезмәт итүдә барлык тырышлыгыӊны куй, ләкин бу вакытта бернәрсә дә эшләмәдем дип исәплә. Үзеӊнеӊ ниятләреӊдә эчкерсез бул, чөнки ният – хезмәт итүнеӊ рухы».

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана