Мөфти Камил хәзрәт дүртенче мәртәбә уздырылган "Чистави укулары"нда катнашты

15 август 2015 ел 21:11

Буген Чистай шәһәрендә  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "Татар дин галимнәре елы" кысаларында "Татар халкында суфичылык-ишанчылык традицияләре: Мөхәммәд Закир Камалов- Әл-Чистави мирасы" дигән темага “Чистави укулары” уздырылды. Фәнни-гамәли конференциягә Татарстан, Дагыстан, Башкортстан, Ханты-Манси төбәкләреннән, Мәскәү, Казан, Чистай, Санкт-Петербург шәһәрләреннән күренекле татар дин әһелләре, галимнәр, танылган татар дин белгечләренең туганнары, мәхәллә халкы жыелды.

 Әнәс мәчетендә үткәрелгән чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урынбасарлары Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Чистай имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Шәрифуллин, Дагыстаннан килгән кунаклар – Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Мөхәммәдов, республика башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдов, Ислам университеты тарих бүлеге җитәкчесе Морадулла хәзрәт Дадаев, Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров, “Әнәс” мәчетен төзетүче, чараның иганәчесе Тәлгать Әхмәтҗанов, мәчет имам-хатыйбы Әбүбәкер хәзрәт Газизов һәм башкалар катнашты. Моннан тыш Наил Таиров, Илдус Әмирханов, Алсу Хасавнех, Әлмира Таһирҗанова кебек күренекле тарихчылар, фән эшлеклеләре килде.

Коръән аятьләрен укудан башланып киткән дини-фәнни чара рухи мирасны барлауга, динебез кыйммәтләрен аңлатуга, татар дин галимнәре эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган чыгышлар, вәгазьләр белән дәвам итте. Конференция Чистай мөхтәсибәте тарафыннан әзерләнгән Чиставига багышланган видеосюжетны карау, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин мөхәррирлегендә дөнья күргән «III Чистави укулары җыентыгы”н, Чиставиның “Хозур” нәшрият йорты 3 телдә нәшер иткән “Мөршидләрнең фикерләүләре” китабын тәкъдим итү белән үрелеп барды.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулллин “Чистави укулары”н оештыручыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә һәм шулай ук Чистави китапларын саклаган, аның рухи мирасын өйрәнгән Дагыстан дин әһелләренә рәхмәтен белдерде. “Безнең татар халкы исламдагы өч өйрәтүдән-гыйлемнән  читкә китмәгән. Беренчесе аның  Хәнәфи мәзхәбе, икенчесе - матуриди гакыйдәсе, өченчесе - нәкышбәндия тарикате. Безнең бабаларыбыз рухи мирасы да шул хакта. Чистави китабының ике басма  варианты булуы мәгълүм. Аның берсе – 1890 елда татар дин галиме  Галимҗан Баруди тарафыннан нәшер ителгән. Икенчесе – шәех әл-Багини варианты. Дагыстан мөфтие урынбасары менә шул гарәпчә вариантны безгә бүләк итте һәм  аны бүгенге чарага бастырып алып килдек”, - диде мөфти хәзрәтләре.  

Баш казый Җәлил хәзрәт үзенең вәгазендә остазлар кадерен белергә чакырды. “Остазларның кадерен белмиләр, хәзер эксклюзив вәгазь эзлиләр. Яшьләр остаз догасын алу турында уйламыйлар. Элек Мәрҗани мәчетенә  Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин вәгазен тыңлар өчен бер сәгать алдан киләләр иде. Халык арасыннан үтеп керергә урын калдыралар иде, шундый бер хөрмәт белән тыңлыйлар иде. Кызганыч, хәзер бөтен яшьләр эксклюзив вәгазь эзләү артыннан гына йөриләр, остаз гыйлемен, догасын ишетим дип уйламыйлар ”, - диде ул.

Тарих фәннәре кандидаты Әскарь Гатин 60-70 елларда совет чорында динебез кыйммәтләрен җиткергән татар имамнарының  аудиоязмаларын саклау, эзләү, табу, барлау кирәклегенә игътибар юнәлтте. Аудиоязмаларны җыйнау һәм өйрәнү мәсьәләсен күтәрде.

Моннан тыш күп кенә чыгышлар Мөхәммәд Закир ишанның тормыш юлына, дини эшчәнлегенә багышланды.

Мөхәммәд Закир Казан губернасының Чистай шәһәре мәчетендә ярты гасырга якын имам-хатыйб вазыйфасын үтәгән. Ул шунда «Кәмалия» мәдрәсәсен тәэмин иткән. Россиянең төрле өлкәләреннән һәм губернияләреннән ислам дине гыйлемен алырга килгән йөзләрчә яшьләргә тор мыш итүгә юл күрсәткән. XIX гасырның 80 нче еллары ахырында «Кәмалия»дә якынча 400 шәкерт белем алган. Алар укырга Чистай өязеннән генә түгел, Казан, Уфа, Самара һ. б. губернияләрдән дә килгәннәр. Р.Фәхреддин, Ф.Кәрими, Г.Гафуров-Чыгтай, Х.Фәйзи-Чистапули кебек мәшһүр кешеләр әлеге мәдрәсәдә белем алганнар. 1882 нче елда шәех үз акчасына тагын бер мәчет салдыра. Шулай итеп, ул халкыбыз күңелендә мәгърифәтче, галим буларак кына түгел, юмарт мөселман булып та истә калган. Мөхәммәд Закир Чистави илнең үзәк өлешендә нәкышбәндия тарикатенең мөршиде була, ә икенче хөрмәтле ишан Зәйнулла Рәсүлев Россия империясенең көньяк-көнчыгышында ишан булып тора. Нәкышбәңдия тарикате мөселман дөньясында киң таралган. Аның нигезендә дин әһелләре мөридләрен Коръән һәм Сөннәттә язылганны үтәргә өнди.

ОЛУГ ШӘЕХ КАБЕРЕН ЗИЯРАТ КЫЛДЫЛАР

“МӨХӘММӘДЗАКИР КАМАЛОВ-ЧИСТАВИ УКУЛАРЫ”НА "МӨРШИДЛӘРНЕҢ ФИКЕРЛӘҮЛӘРЕ" КИТАБЫ НӘШЕР ИТЕЛДЕ

ЧИСТАЙ ШӘҺӘРЕНЕҢ “НУР” МӘЧЕТЕНДӘ ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ЭШЛӘРЕ АЛЫП БАРЫЛА

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана