Чистай шәһәренең “Нур” мәчетендә төзекләндерү эшләре алып барыла

15 август 2015 ел 22:50

Бүген “Чистави укулары”нда катнашкан дин әһелләре, татар галимнәре, мәхәллә халкы  татар шәехе Мөхәммәд Закир Камалов-Чистави имамлык иткән  “Нур” мәчетендә булдылар.

Чистай шәһәренең “Нур” мәчетенә нигез 1817 елда салынган. Аллаһ йортында 1846 елдан 1893 елга кадәр күренекле дин әһеле, ишан Мөхәммәтзакир Мөхәммәткамалов имам-хатыйб булып торган. «Нур» мәчете беркайчан да эшчәнлеген туктатмаган, совет хакимияте елларында да эшләп торган.  

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кунаклар белән бергә мәчеттә алып барылган төзекләндерү эшләре белән танышты. Шулай ук ул мәчеттә сакланып калган инкыйлабка кадәр дөнья күргән китапларны барлады.  Алар арасында Коръән тәфсирләре, мәдрәсәләрдә укытылган дәреслекләр һәм башкалар бар. Китаплардан тыш мәчеттә Чистави чорыннан борынгы агач мөнбәр сакланган. Мәчеттә булганнан соң мөфти хәзрәтләре Чистай мөселманнары белән аралашты, сорауларга җавап бирде, мөрәҗәгатьләрне тыңлады. 

Бүгенге көндә тарихи мәчетне төзекләндерү эшләре алып барыла. Шулай ук аның тирәсендә һәм 1990 елда салынган мәдрәсә ишегалдында балалар өчен махсус спорт мәйданчыгы булдырылган. Шулай итеп тарихи мәчет янында мөселманнарга өстәмә шартлар, шәкертләргә  спорт белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек тудырылган. Мәчет янында балалар һәм яшьләр өчен заманча эшләнгән спорт мәйданчыгы “Энергостройсервис” ширкәте директоры Халит Гарифуллин, Чистай электр челтәре предприятиясе җитәкчесе Александр Наумов, хәйрия фонды җитәкчесе Нияз Шакиров, “Чистай автодор” ширкәте директоры Мансур Рахматуллин ярдәмендә булдырылган. 

ОЛУГ ШӘЕХ КАБЕРЕН ЗИЯРАТ КЫЛДЫЛАР

МӨФТИ КАМИЛ ХӘЗРӘТ ДҮРТЕНЧЕ МӘРТӘБӘ УЗДЫРЫЛГАН "ЧИСТАВИ УКУЛАРЫ"НДА КАТНАШТЫ

“МӨХӘММӘДЗАКИР КАМАЛОВ-ЧИСТАВИ УКУЛАРЫ”НА "МӨРШИДЛӘРНЕҢ ФИКЕРЛӘҮЛӘРЕ" КИТАБЫ НӘШЕР ИТЕЛДЕ

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана