Чүпрәледә "Мүнчәли укулары" уздырылды

17 август 2015 ел 14:01

16 август көнне Мүнчәлидә дүртенче тапкыр “Мүнчали укулары” оештырылды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, бәйрәм вәгазе, мөнәҗәтләр һәм дини җырлар яңгырады.

Чарада баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Чүпрәле имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм башка мөхтәсибләр, авыл халкы катнашты.

Нияз хәзрәт Сабиров укуларга җыелган халыкка Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде. “2015 ел- татар дин галимнәре елы” кысаларында оештырылган чаралар, бастырылган китаплар хакында сөйләде. Динебез кыйммәтләре хакында җиткерде һәм татар дин әһелләре мирасын өйрәнү, аларны белү мөһимлеген аңлатып узды. Шулай ук ул “Иман” нәшрияты бастырган китапларны бүләк итте.

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Мәскәү һәм Чавашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргнановның һәм башка дин әһелләренең вәгазьләрен халык бик яратып тыңлады. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана