16 август көнне Мүнчәлидә дүртенче тапкыр “Мүнчали укулары” оештырылды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, бәйрәм вәгазе, мөнәҗәтләр һәм дини җырлар яңгырады.
Чарада баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Разил Вәлиев, Чүпрәле имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм башка мөхтәсибләр, авыл халкы катнашты.
Нияз хәзрәт Сабиров укуларга җыелган халыкка Татарстан мөфтие Камил хәзрәтнең сәламнәрен җиткерде. “2015 ел- татар дин галимнәре елы” кысаларында оештырылган чаралар, бастырылган китаплар хакында сөйләде. Динебез кыйммәтләре хакында җиткерде һәм татар дин әһелләре мирасын өйрәнү, аларны белү мөһимлеген аңлатып узды. Шулай ук ул “Иман” нәшрияты бастырган китапларны бүләк итте.
Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның, Мәскәү һәм Чавашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргнановның һәм башка дин әһелләренең вәгазьләрен халык бик яратып тыңлады.