212 елдан соң «Казан басмасы»ның яңа нөсхәсе әзерләнә

17 август 2015 ел 15:22

Төркиянең элеккеге мөфтие, Коръәннең кулъязма нөсхәләре белгече, доктор Тайяр Алтыкулач Татарстан мөфтие чакыруы буенча Казанга килде.  

Татарстан мөфтие Төркиядән килгән дин белгече белән “Казан басмасы” Мосхәф шәрифенең икенче басмасын әзерләү хакында сөйләште. Яңа басма Коръәнне төгәл укырга ярдәм итүче хәрәкәләрне дөресләү, шулай ук дөньяви стандартларга туры китереп, махсус бүлекләргә бүлү ниятеннән әзерләнә. Аятьләр 1803 елгы басмадагы кебек биттән-биткә күчкәндә өзелмәячәк, моннан тыш яңа басма хәрефләр саны буенча да тиешле булганча Госманлы шрифтына туры киләчәк. Укырга җайлы булсын өчен хәрефләр ачыграк күренәчәк. Шулай итеп ТР МДН татар хафизлары өчен укырга һәм ятларга уңайлырак басманы әзерли.  

Таяйр Алтыкулач нәзарәтнең Коръән бүлеге белгечләре эшен карады һәм кайбер киңәшләрен бирде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана