Кама Тамагы мөхтәсибәтендә балалар өчен мөселман сабан туе үткәрелде

18 август 2015 ел 09:43

15 август “Акчарлак” спорт сәламәтләндерү үзәгендә мөселман балалар сабантуе үздырылды. Аны район мөхтәсибәте оештырды.Чараны Коръән сүрәләре укып мөхтәсиб Галимулла хәзрәт Яруллин ачты. Сүрәләр укуны мөәзин Рафаэль Асейнов дәвам итте.

Бәйрәмгә район үзәгеннән һәм авыллардан җыелган балаларны муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин котлады.

Аннан соң ислам дине нигезләре буенча бәйге булды. Биредә Инсаф Фәйзуллин һәм Алисә Хәйруллина белемнәре белән башкалардан аерылып торды.

Балчыклыдан килгән Булат Галиев һәм Марсель Хәлиуллин, Иске барыштан Язилә Җиһаншина мөнәҗәт әйтеп, тамашачыларны таң калдырды. Чүлмәк ватуда, капчык киеп йөгерүдә, кашык белән йомырка ташуда балалар үз көчләрен сынады. Киез итекләр, зур галошлар киеп, өретелгән җайланмаларда төркем белән араны узу нәниләргә дә, олыракларга да бик кызык булды.

Иң ахырда инде бер-берсе белән аралашып, дуслашып өлгергән балалар күмәкләшеп мәче-тычкан уенын уйнады, милли татар биюенә, аркан тартышуга кыстап торырга кирәкмәде, балалар да, оештыручылар да рәхәтләнеп күңел ачты.

Бәйрәмгә йомгак ясап, осталыкларын күрсәткән балаларга аерым бүләкләр, ә барлык катнашучылар тәм-томнар тутырылган капчыклар таратылды.
Безнең районда беренче тапкыр оештырылган әлеге чара балаларда динебез кушкан әхлак кагыйдәләренә игътибарны уятты, аларны әти-әниләрен олылап, җәмгыятькә файдалы булып үсәргә чакырды.

“Бу Сабантуй” безгә бик ошады”- дип нәниләр әйткән сүзләр аны хәзерләүчеләргә иң олы бүләк булды. Ә алар арасында абыстай Мөнирә апа Хәлилуллина, остаз укытучы Фәридә апа Рәмиева һәм Җәмигъ мәчетендә белем алучы мөслимәләр, “Ключ” волонтерлар ирекле оешмасының тырыш кызлары бар иде. Балчыклы, Олы Салтык, Каратал, Иске Барыш, Уразлино, Олы Кариле җирлекләренә, имамнар Рәшит Галиев һәм Җәүдәт Фәйзуллинга башлангычны күтәреп алулары өчен рәхмәт.

Үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең әҗер- саваплары ирешсен, изге эшләребез дәвамлы булсын. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана