Бернинди дин дә начарлыкка өндәми.

18 август 2015 ел 14:27

Бу атнада Соцаль юнәлешле комерцияле булмаган оешмаларның III форумы узачак. Әлеге уңайдан бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында әхлак, рухи кыйммәтләр, җәмгыятьтә этник-ара багланышларга багышланган секция эшләде.


Секция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, митрополит Феофан, ТРның Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин катнашты.

– Без гадәти булмаган шартларда яшибез. Бер яктан без глобализация турында күп сөйлибез, икенче яктан дөньяда нәрсә барганын күреп торабыз. Кайбер юнәлешләр җәмгыятебезне җимерә бара. Без кешенең тышкы кыяфәт билгеләренә карап, аны аерырга тиеш түгел. Каныбыз барыбызныкы да бер төсле – кызыл. Бу семинарда сөйләшер сүзләребез күп булыр дип беләм, - дип үз фикерен журналистларга җиткерде Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан.

- Дин хөкүмәттән аерылган, дигән гыйбәрәне еш кулланабыз. Әмма дин җәмгыятьтән аерылмаган, - ди мөфти Камил хәзрәт. - Соңгы 30-40 елда дәүләтнең анык концепциясе булмады. Тоткан кыйблабыз, идеология нинди? Элегрәк без коммунизм төзергә омтылдык. Ә хәзер? Дингә һәрвакыт таянырга мөмкин. Дин тарафдарлары җәмгыятьтә һәрвакыт үз юнәлешен анык күрсәтә килде. Әлеге секциядә дә үз сүзебезне әйтергә дип килдек.

Сәмигуллин сүзләренә караганда иң мөһиме үз тамырларыңны белү. Дин тәгълиматын дөрес аңламаганнан куркыныч афәтләр килеп чыгарга мөмкин. Бернинди дин дә начарлыкка өндәми. “Толерантлык – начар сүз дип әйтүчеләр дә бар. Бер-береңә түзү, чыдам тору, диләр. Ләкин чынлыкта исә, без бер-беребезне хөрмәт итәргә, яратырга өйрәнергә тиеш. Диния нәзарәте халыклар арасындагы татулыкны ныгыту өчен тырыша. Кылган намазларыбыздан соң, Аллагы Тәгаләдән барыбызга да сабырлык сорыйбыз”, - диде Татарстан мөфтие.

Секция барышында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров быел оештырылган “Минем гаиләм шәмаиле” конкурсының рухи кыйммәтлеге хакында бәян итте.


- Шәмаил - татар гаиләләрендә иң мөһим урын алып тора. Гаиләнең үзенә күрә бер символы. Әби-бабаларыбыздан мирас итеп калган ядкарь. Узган буыннар белән элемтә тоту дигән сүз. Монда гаилә кыйммәтләре күз уңында тотыла. Шәмаил аша халкыбыз динебезгә генә түгел, ә бәлки рухи тормышка күбрәк тартыла. Конкурста Россиянең төрле өлкәләрендә гомер итүче кардәшләребез катнашты. Гомумән 300 гә якын хезмәт алдык. Ә иң үзенчәлеклеләреннән  Кол Шәриф мәчетендә күргәзмә оештырдык, - ди Батров.

Мондый конкурслар киләчәктә дә уздырылачак. Шәмаил ясаучылар, аның осталарын эзләп табу, аларны барлау – дини һәм мәдәни йолаларыбызга йөз белән борылырга ярдәм итә. Кытайдан китерелгән, пластмассадан ясалган дини атрибутикаларга каршы  торырга мөмкинлек бирәчәк.

Татар гаиләсе кыйммәтләре хакында фикер йөрткәндә, Татарстанның Азнакай районы үрнәге дә игътибарны җәлеп итә. “Ак калфак” татар хатын-кызларының Азнакайдагы бүлек рәисе Эльвира Галиева хатын-кыз оешмаларының эшчәнлегенә тукталып узды. Бүгенге җәмгыятебездә хатын-кыз роле, алар башкарган гамәлләрнең актуальлеге хакында бәян итте.

- “Ак калфак” оешмасы башлангычы белән безнең районда “Бишек җырлары” дигән чаралар оештыра башладык. Балалар бакчаларында бик нәтиҗәлеге генә бу юнәлеш кереп китте. Тәрбиячеләр үзләре җырлый, яисә магнитофон тасмасына яздырылган җырларны төшке йокы вакытында яңгыраталар. Араларында хәтта музыка уен коралларында уйнаучыларыбыз да бар. Азнакайдагы “Ак калфак” бүлекчәсе үз эшен хәйрия чараларыннан башлап җибәргән иде, бәлкем шуңа күрә дә эшләребез уң бара. Хәзер инде район җитәкчелеге ярдәме белән юкка чыккан авыл зиратларын чистартабыз. Алар хакында китап чыгару эшен үз өстебезгә алдык. Һәр кеше үз тарихын белергә тиеш бит. Рухи кыйммәтләр нәкъ менә үз гаиләңнән башлана да бит, дип саный Эльвира ханым.

Исегезгә төшереп узабыз 19 август көнне Казанда Соцаль юнәлешле комерцияле булмаган оешмаларның III форумы узачак. Ә 17-18 августа әлеге форумның секцияләре эшли.


Мөршидә КЫЯМОВА intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана